тәгәрәү


тәгәрәү
ф. 1. Берәр якка әйләнә-әйләнә хәрәкәт итү (түгәрәк, шар сыман әйберләр тур.) күч. Бушлыкта, күктә хәрәкәт итү (ай, кояш һ. б. тур.) 2. (Тәгәрмәчләргә утыртылган арба, поезд, машина һ. б. ш.) билгеле бер юнәлештә хәрәкәт итү, бару. күч. сөйл. Бик тиз чабу, йөгерү, томырылу эт малай өстенә тәгәрәп килә башлады 3. күч. гади. Берәр якка китеп бару; ычкыну тәгәрә моннан 4. күч. Тукталусыз, гадәттә яхшы, шәп бара бирү (тормыш яки эш тур.). ТӘГӘРӘП – Яхшы, шәп (бару, тору, яшәү тур.) 5. Авыш яссылык буенча түбәнгә таба әйләнә-әйләнә яки агым төшү яңагыннан яшь тәгәрәде 6. Бер яктан икенче якка кат-кат әйләнеп хәрәкәтләнү, аунау. Кат-кат, бер-бер артлы иңләп агу дулкыннар т. 7. күч. Берни эшләми тик яту, аунап ятып вакыт уздыру. ТӘГӘРӘП – рәв. Ничек булса шулай ыргытылган хәлдә, тәртипсез, кирәксез урында (яту, булу тур.) 8. сөйл. Мәтәлү, егылу, мәтәлчек ату. Егылу, аву 9. күч. гади. Үлү, һәлак булу ачка т. 10. күч. Сайлауларда: күпчелек тавыш ала алмыйча, төшеп калу 11. күч. Беренче урыннардан, алдынгылыктан төшү, азаккы урыннарга күчү. Алдынгы идеяләрдән яки элекке идеяләреннән чигенү. Кая да булса тиз-тиз чигенү; гомумән чигенү, позицияне бирү

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.